Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Яңа Элмәледә ике баҗай балык үрчетә башлаганнар

Яңа Элмәледә, ферма янындарак буада чупылдашып балыклар сикерешә, алар бик күп. Ике баҗай - Сергей Павлов һәм Сергей Григорьев, 49 елга арендага алып, биредә 4 ел элек балык үрчетә башлаганнар. -Башта буа тирәсен тәртипкә китердек, - ди вахта ысулы белән Себердә дә эшләүче, цех башлыгы Сергей Павлов. -Яр кырыйларына 100дән...

Яңа Элмәледә, ферма янындарак буада чупылдашып балыклар сикерешә, алар бик күп.


Ике баҗай - Сергей Павлов һәм Сергей Григорьев, 49 елга арендага алып, биредә 4 ел элек балык үрчетә башлаганнар.

-Башта буа тирәсен тәртипкә китердек, - ди вахта ысулы белән Себердә дә эшләүче, цех башлыгы Сергей Павлов. -Яр кырыйларына 100дән күбрәк миләш, каен, чыршы, шомырт, сирень, хәтта имән үсентеләре утырттык, күбесе тамыр да җибәрде. Мин киткәч, күбрәк баҗай мәшәкатьләнә инде, төзүче ул, авылда тора. Себердә чакта буа гел искә төшә.

Чыннан да, агачлар күбәйгәч, гел җыештырып торгач, бу урын бик матур.

Билгеле, монда Сергейларның төп шөгыле - балык үрчетү. Әлегә кадәр күмәртәләп балык тотмаганнар, берничә мәртәбә ярминкәләргә генә барганнар. Әгәр сату каналы, алучы булса, монда дистәләп тонналык продукция бар.

Кәрәкә, ак амур, карп һәм башка төрле балыкларны май айларында бодай һәм арпа белән тукландыра башлыйлар икән. Көн саен яки көнаралаш буа суына чама белән егермешәр чиләк бөртек салалар. Аны сезон вакытында юньрәк бәядән алалар, чи булса, үзләре киптерәләр.

Балык үрчетүнең дә үз тәртибе, үзенчәлекләре бар, шуңа күрә Яңа Элмәле балыкчылары бу эшнең серләре турында белемнәрен арттыралар, башка балыкчылар белән дә элемтәдә торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined