Узган атнада Әмирдә өмә үткәрделәр, агач үсентеләре утырттылар
Безнең районда

Узган атнада Әмирдә өмә үткәрделәр, агач үсентеләре утырттылар

Авылга керү юлында тагын 50 төп миләш үсентесе урын алды.

- Аларны, урманчылардан рөхсәт сорап, урманнан алып кайттык, - ди Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәвхать Фәттахов. – Лашманда һәм Әмирдә ел саен 500-700 төп нарат, миләш, тупыл үсентесе күчереп утыртыла. Халык та бик актив, әнә, бүгенге өмәдә 25 кеше катнашты.

Өмәчеләр үсентеләр төбенә күп итеп  су да сипкәннәр. Димәк, алар дымга сусамас.

-Өмәгә дә туры килдек, зиратка да кереп чыктык, - диләр Чирмешәндә яшәүче Илһам һәм Дилә  Шәрәфетдиновлар.

Кадыйр Гомәров фотолары

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев