Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Утыз Имән мәктәбенең һәр укучысы 128әр килограмм макулатура җыйган

Район мәктәпләре укучылары ноябрьнең беренче атнасында гына да 2 тоннага якын макулатура җыйганнар. Ел башыннан 43 тоннадан күбрәк кәгазь калдыгы тупланган.

Райондагы 27 мәгариф учреждениесендә 2247 укучы белем ала. Әлеге икенчел чимал бер укучыга бүлеп исәпләгәндә 19 килограмм туры килә. Җыелган чималның 32 тоннага якынын тапшырып, 83 мең сум чамасы керем алганнар.

-Макулатура җыю кечкенә мәктәпләрдә яхшырак оештырылган, - ди район мәгариф бүлеге начальнигы Ольга Маркова. – Утыз Имән, Туймәт, Әмир, Лагерка мәктәпләре бу яктан да, пластик туплау буенча да алдынгылар.

Утыз Имән мәктәбендә ел башыннан бер укучы уртача 128 килограмм макулатура тапшырган, ике тоннасын сатып, 6 мең сум акча эшләгәннәр. Ә менә Иске Үтәмеш, Югары Кармалка мәктәпләре, Чирмешән аграр техникумы аны берничә йөз килограмм гына җыйганнар.

Район укучылары агымдагы елда гына да җир өстен 7 тонна пластиктан арындырган. Һәм әлеге файдалы эш хисабына байтак табыш алганнар.

-Пластикны сатып алучы оешма соравы буенча аларны төсләре буенча аерып пресслый башладык, - ди Ольга Владимировна. – Берничә тонна җыелуга, аны килеп алалар һәм, озакка сузмыйча, исәп-хисап та ясыйлар.

Лагерка мәктәбендә укучы 18 укучы 430 килограмм пластик җыйган, бу бер укучыга 23 килограммнан артык туры килә. Әмир мәктәбендә укучы һәр бала исәбендә 10 килограммнан артык чимал бар. Ә менә Чирмешән аграр техникумы студентлары һәм Лашман мәктәбе укучылары сүлпәнрәкләр, алар җыелган чималны укучылар санына бүлсәң, граммлап кына туры килә.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев