Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Утыз Имән авылының 34 еллык мәктәбе яңара

-Белем йорты республика программасы буенча ремонтлана, бу максатларга 33 миллион сум акча каралган,  - ди район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ольга Маркова.

Төзүчеләр бригадасы бүген демонтаж-сүтү эшләре белән шөгыльләнә. Беренче эш итеп яңа пластик тәрәзәләр урнаштыра башлыйлар. 34 ел элек төзелгән бина эчтән дә, тыштан да тулысынча яңарачак. Идән, түшәм, стеналар шомарачак, яңа ишекләр куелачак. Җылы үткәргечләр, электр , су, канализация челтәрләрен дә яңарталар. Бинаның түбәсен төсле профнастил белән ябып, тышкы стенаны җылытып, сайдинг белән тышлау күздә тотыла.

-Беренче катта мәктәпкәчә белем бирү группасы ясала. Икенче катның бер башында уку сыйныфлары булса, икенче ягында авыл тарихын чагылдыручы музей ясалачак, - диде мәктәп директоры Рөстәм Җамалиев.

фото: Рөстәм Җамалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев