Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Ульяновкадагы җыенда парк ясау турында тәкъдим булды, прокурор да сүз алды

Ульяновка авыл җирлегендә узган җыенда халык зур активлык күрсәтте, сорауларны күп бирделәр. Ирексездән элеккеге колхоз җыелышлары искә төште.

Җыенда үзләрен кызыксындыручы, фикерләрен, гозерләрен көнүзәк проблемаларга юнәлтеп сөйләгән иптәшләр җитәкчеләргә башкаларның борчуларын да җиткерделәр.

Ульяновкага алып керүче һәм Үзәк урам, чиркәү янындагы юл да ремонт сорый, Бөек Ватан сугышыннан исән-сау кайткан, инде мәрхүм ветераннарның исем-фамилияләрен истәлек тактасына язып куярга кирәк, диде берәү. Элеккеге колхоз һәм авыл җирлеге Советы бинасы урынын парк зонасы итәргә мөмкин. Авылда банкоматлар куймаслармы икән? Каты көнкүреш калдыклары өчен түләү бәясе югары, анда яшәмәсәләр дә, кайбер йөрт ияләреннән дә түләтәләр андый хезмәт өчен. Болар хакында сораулар белән бергә, җирлек Советына, аның җитәкчесе Самат Шәмсетдиновка узган елда, аңа кадәр башкарылган эшләр өчен рәхмәт тә белдерделәр.

- Быел Девичья Полянада һәм Сосновкада берәр урам юлына вак таш җәяргә өметләнәбез, программага кердек, -диде җирлек башлыгы отчет чыгышында. – Алай да иң зур бурычыбыз – Саминовка һәм Нагорный поселокларында суүткәргечләр сузу. Бик күләмле, чыгымлы да эш. Проект-смета документлары ясаттык, инде аңа экспертиза үткәрәбез. Моңа 400 мең сум үзсалым акчаларын кулландык, әле тагын бераз акча түлисе калды, монысына бәлки район да булышыр.

2019 елда тулаем җыелган, республика да кушкан 1 миллион сум акчаның 290 меңен юлларны чистартуга, карап торуга юнәлдерәләр.

Самат Шәмсетдинов әйтүенчә, Девичья Полянада буа ясау өчен дә документлар әзерләнә.

- Җирлек Советында безнең мәшәкатьләрне кайгыртып эшлиләр, барын да аңлаталар, кулдан килгәнчә булышалар, -ди былтыр туган, инде ике айлык улы Тимур өчен җыенда бүләкләнгән Ольга Ефремова. – Без ирем Андрей белән моңа кадәр Илья һәм Азалияне алып кайттык, хәзер балаларыбыз өчәү булды.

Кызганыч, бу җирлектә дә бәби чәйләре сирәгәйгән шул, былтыр нибары 3 сабый туган, 14 кеше үлгән. Ел саен халык саны уртача 15 кешегә кими.

Мәктәптә 82 укучы белем ала. Якындагы берничә елда бу сан нык үзгәрмәс кебек. Ульяновка мәктәбе директоры Андриян Тимирясов бу яктан оптимист. Дөрес, монда күршеләрдәге Утыз Имәннән һәм Иске Котыштан югары сыйныфларга күпме егет һәм кыз киләсе зур роль уйный. Сүз уңаеннан, бүген 70 яшьлек юбилее уңаеннан район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән элеккеге укытучы, директор Владимир Иванов эшләгән коллектив яхшы белем бирә, еш мактала.

... Җыенда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мирзаһит Гатин да чыгыш ясап, шәхси хуҗалыкларны төрле программалардан активрак файдаланырга өндәде. Район прокуроры Фаил Хәйруллин аңардан авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт хакы буенча бурычлар турында сорагач, идарә начальнигы 3 миллион сум хак түләнеп бетмәгәнен әйтте. Прокурор күмәк хуҗалыклар-җәмгыятьләрнең хезмәт хакы буенча әҗәтләре хакында беленсә, чара күрү өчен үзләренә хәбәр җиткерергә киңәш итте.

Ульяновка җирлегендә яшәүчеләр арасында торак төзүчеләр дә байтак. Әмма, кайбер программаларга кереп тә, әллә ничә ел субсидия акчасы ала алмаучылар монда гына түгел, башка авылларда да шактый икән. Дәүләт ярдәмен кемгә, күпме көтәсе билгеле түгел.

Муниципаль район башлыгы урынбасары Габдрәшит Җамалтдинов, федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Хәсәнов та катнашкан җыенда терлекләрдә төрле авыруларны кисәтү, урманнарда янгын куркынычсызлыгы, хокук тәртибе һәм башка мәсьәләләр турында да сүз барды.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев