Туймәттә Сәхаповларга килен төште
Безнең районда

Туймәттә Сәхаповларга килен төште

Туймәт авылында Ислам һәм Хәлидә Сәхаповлар йортына килен төште.

Өченче уллары Азат Иске Кади авылыннан Диләрә Локманованы үзенә яр иткән. Яшьләр туйны авыл мәдәният йортының иркен фойесында үткәргәннәр, анда йөзләгән кеше кунак булган. Яшь парлар Казанда яшәячәк.

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев