Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Туган як тарихы музее директоры Алмаз Закиров авылдашына бүләк ясады

Туган як тарихы музее директоры Алмаз Закиров авылдашы Зәйнәп Фазлыеваны сөендерде - "Безнең Чирмешән" газетасына 2018 елның беренче яртысына подписка бүләк итте. Бәркәтә авылында гомер итүче Зәйнәп әби киләсе елдан район яңалыклары белән таныша алачак. 2018 елда 90 яшен тутырачак тыл ветераны элегрәк тә матбугат басмалары аша яңалыклар белән танышып...

Туган як тарихы музее директоры Алмаз Закиров авылдашы Зәйнәп Фазлыеваны сөендерде - "Безнең Чирмешән" газетасына 2018 елның беренче яртысына подписка бүләк итте.

Бәркәтә авылында гомер итүче Зәйнәп әби киләсе елдан район яңалыклары белән таныша алачак. 2018 елда 90 яшен тутырачак тыл ветераны элегрәк тә матбугат басмалары аша яңалыклар белән танышып барса да, соңгы елларда газета-журналларга языла алмаган.

Зәйнәп әби гомере буен туган колхозында хезмәт куя. Яшүсмер еллары да авыр сугыш елларына туры килгән. Ветеран ялгызы гомер итә, балалары да юк. Тик шулай да туганнары аны ялгыз калдырмый, хәлен белеп торалар, йорт эшләрендә дә булышалар.

Автор фотосы

Безнең сайтта укыгыз:

Мәскәүдә ясыйлар, Чирмешәндә саталар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined бүләк итте авылдашына директоры Алмаз Закиров Туган як тарихы музее