Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Түбән Кәминкә мәктәбе музеенда 300 экспонат саклана

Түбән Кәминкә төп мәктәбендә 2001 елда ачылган музей, 2023 елда Росреестрга кертелеп, мәктәп музее статусы алган.

Бүгенге көндә биредә 300 экспонат исәпләнә: 170е төп фондта булса, калган 130сы – ярдәмче фондта.

-Музейга экспонатлар җыюга 1996 елда ук керештек. Бу эштә авыл халкы булышты, укучылар да нык тырышты, - диде мәктәп музее җитәкчесе Миңсылу Закирова. – Райондагы мемориаль үзәк, Түбән Абдул авылындагы Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге музей хезмәткәрләре белән даими элемтәдә торабыз. Тәҗрибәле хезмәттәшләребездән өйрәнәбез, экскурсияләргә еш барабыз, аларга, рәхмәт, мастер-класслар күрсәтәләр.

 “Көнкүреш кораллары музее” дип аталса да, биредә туган як тарихы турында сөйли торган экспонатлар байтак. Кечкенә генә бүлмәдә дүрт экспозициягә урын тапканнар. Якташларыбыз иҗатына багышланган экспозициядә районыбыз язучыларының китаплары урын алган. “Минем бабай – ветеран” исемлесендә Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларның фоторәсемнәрен һәм аларның шәхси әйберләрен күрергә була. “Мәктәп мизгелләре” исемле экспозициядә мәктәп тормышы чагылыш тапкан. Биредә 60-80нче еллардагы атрибутикалар, отряд журналлары саклана. Эш кораллары экспозициясендә 19-20нче гасырларда көнкүрештә кулланылган эш кораллары урын алган. Тукылган, чигүле сөлгеләр дә дистәләп.

Әлеге экспонатлар дәресләрдә, төрле чаралар уздырганда да файдаланыла. Авыл халкы да мәктәп музеена еш килә, хатирәләрне яңарталар.

Кадрия Гамирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев