Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Түбән Кәминкәдә тавис кошы да бар

Түбән Кәминкә авылында яшәүче Хәлимә һәм Азат Гайнуллиннар йортына килеп керүгә такта стенадагы рәсем күзгә ташланды: агачлар арасында урнашкан күлдә аккошлар йөзеп йөри. Алар шулай йортларына карап торучы күршеләренең өй стеналарын бизәгәннәр.

Гайнуллиннарда хәтта тавис кошын дә күрергә мөмкин, ул мунча стенасын бизәп тора. Шунда гына ясап куелган балалар мәйданчыгына да сабыйлар гына түгел, өлкәннәр дә кызыгырлык. Кая карасаң да тәртип, чисталык хөкем сөрә. Күренеп тора - хуҗалар бик уңган кешеләр. Хәлимә апа озак еллар элеккеге “Татарстан” колхозында хисапчы, тормыш иптәше Азат абый машина йөртүче булып эшләгәннәр. Соңгы 17 елны Хәлимә апа кибеттә саткан, шуннан лаеклы ялга да чыккан.

-Яшь чакта да рәсем ясарга яраттым, ләкин вакыт юк иде. Хәзер инде бу эш белән рәхәтләнеп, Азат белән икәү шөгыльләнәбез, - ди хуҗабикә.

Алар икесе дә Түбән Кәминкәдә туып үскәннәр, 1983 нче елда гаилә корганнар, 36 ел бергә матур тату гомер итәләр. Ике бала үстергәннәр, икесе дә гаиләле, читтә яшиләр, туган нигезләренә еш кайтып йөриләр. Әби-бабай оныкларына - Азалия белән Алисәгә дип шундый матур мәйданчык ясаганнар.

Хәлимә апа ел да диярлек авылда беренчеләрдән булып бакчага чыга икән. Апрель башында ук сипкән кара орлыгы чыгып та килә.

-Элек бит суганны тонналап үстерә идек. Яшьрәк чакта, әти –әниләрнең аны 9 тоннага кадәр сатканнары булды. Монда тормышка чыккач та 5-6 тонна тапшыра идек. Хәзер күбрәк орлыкка өстенлек бирәм, аны сораучы күп, - ди 57 яшьлек Хәлимә апа. Сүз уңаеннан, ул көн дә диярлек туган нигезенә, әти-әнисе янына барып хәлләрен белеп кайта. Велосипед белән... - Бик уңай. Тиз әйләнеп кайтам,  буыннарга да зарядка. Әйберләр куярга утыргычына тартма да беркетеп куйдык.

Гайнуллиннар маллар да асрыйлар.

-Сыерсыз булмый, - дип куйды Хәлимә апа, “Малларыгыз бармы?”- дип сорагач. – Сөте, каймагы, эремчеге – бөтенесе үзебезнеке. Әле сөт җыючыга да тапшырабыз, аның өчен акчаны ай саен түләп торалар. Җәйгә казлар да алам, ел саен  25 – 30 баш үстерәбез. Узган елны “Ак калфак”ка йөрүче кызлар белән бик күңелле итеп бездә каз өмәсе үткәрдек.

 

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев