Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Түбән Кәминкәдә гадәти булмаган помидорлар үскән

Түбән Кәминкә авылында яшәүче 82 яшьлек Җинания әби Җамалтдинованың бакчасында гадәти булмаган ике помидор өлгергән.

Буынлы-буынлы булып үскән әлеге яшелчәләрнең берсенең авырлыгы 900 грамм, ә икенчесе ярты килограмм авырлыкта.

-Әлеге табигать могҗизалары помидорның сабакларын бунаганда өзелеп төште, бәлки тагын да зуррак үскән булырлар иде, кызаруын өйдә кызардылар, - ди тырыш бакчачы. – Нинди сорт икәнен дә белмим, үсентеләрен балалар алып кайтып бирде.

Тугызынчы дистәне ваклаучы якташыбыз бер дә тик торырга яратмый. Кыярын да үстерә, өлгергән җиләк-җимешне дә җирдә яткырмый, эшкәртеп куя. Берничә дистә банка компот япкан, алмадан кагыт кыйган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев