Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Түбән Кәминкә авыл җирлегендә көн саен уртача 1150 килограмм сөт саталар

Райондагы шәхси хуҗалыкларда 2021 елда 1916 баш савым сыеры асралган, ягъни 2020 елдагыдан 45 башка күбрәк. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән хәбәр итүләренчә, үткән ел шәхси хуҗалыклар 36 мең тонна сөт саткан, бер ел элек бу күрсәткеч 7 мең тоннага күбрәк булган.

-Бүген шәхси хуҗалыклар көнгә уртача 6-7  тонна сөт сата, үткән елның бу чорында ул 10 тоннаны да узып китә иде, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Ильяс Гатауллин. – Түбән Кәминкә авыл җирлегендә бу юнәлештә эш былтыргыдан да яхшырак, алар алдынгылар, көнгә 1150 килограмм сөт озаталар. Ә менә Түбән Кармалка, Бәркәтә, Югары Кәминкә, Шешминка авыл җирлекләрендә көнлек күрсәткеч 100 килограммга да тулмый.

Чирмешән авыл җирлегендәге 258 савым сыерыннан 970 килограмм сөт җыела, дөрес, үткән елның шул чорында ул 1000 килограммнан күбрәк булган. Ивашкино авыл җирлегендә, былтыргы чама,  800 килограммнан артыграк  сөт саталар.

2021 елда районда кече фермалар, өчкә артып, 131гә җиткән. Отчетта шулай язылган. Иң күп кече фермалар Иске Кади авыл җирлегендә (18), Чирмешән җирлегенә керүче авылларда 16 кече фермада 258 баш савым сыеры асрала. Лашманда -14, Түбән Кәминкә авыл җирлегендә 13 кече ферма төзелгән. Быел тагын 12 хуҗалык кече ферма төзергә ниятли, алар документ эшләре белән мәшгуль.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X