Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Түбән Чегодай остасы тула басуны кәсеп итмәкче

Хәзерге буын кешеләре өчен ул ят шөгыль. Элек заманнарда безнең әбиләр җыелышып тула басканнар, сарык йоныннан ясалган тула оек кигәннәр.

8 март – Халыкара хатын-кызлар  бәйрәме алдыннан “аккалфаклылар” район инвалидлар җәмгыяте бинасында җыелып, тула басу тәртибе белән таныштылар. Түбән Чегодай авыл мәдәният йорты  мөдире Гүзәл Хәмидуллина мастер-класс күрсәтте. Ул элекке буын кешеләреннән үзгә, заманча әйберләр эшләү белән шөгыльләнә. Бүген кунакларга башмак ясап күрсәтте.

Эш өчен язгы сарык йоны кирәк. Тик аны кулланырлык чимал иткәнче байтак хезмәт таләп ителә. Иң элек йонны сак кына юып киптерергә кирәк, аннан соң тетәргә. Останың бәләкәй генә йон тетү станогы да бар. Ул бу процессны да күрсәтте. Аннан соң менә шул йоннан башмак өчен материал әзерләде һәм аны калыпка салып башмак формасы ясады. Әлеге йоннан ясалган әйберләр кипкәндә дүрт үлчәмгә кечерәя икән. Эшкә керешкәнче моны да исәпкә алырга кирәк, аннан соң, кабат дымланса да, бүтән утырмый ди. Йонга төрле җепләр кушып бизәкләр, хәтта чәчәкләр дә ясарга мөмкин.

-Мин бу эш белән ике еллап шөгыльләнәм, әлегә үзем өчен генә, бүләк тә итәм, - ди тула басу остасы. - Минем бабай киез итек баскан. Ә мине моңа этәргән сәбәп – сарык йонының әрәм булуы. Аны  бик юнь бәягә җыеп китәләр дә, мең бәягә киез итек ясап саталар. Эш тәртибен Интернеттан карап өйрәндем. Йоннан  нинди генә кием ясап булмый икән, хәтта пальто да эшләргә була. Акча түләсәң, барына да өйрәтәләр. Йон тетү станогын сатып алдым.

Гүзәл төсле җепләр кушып косынка, бизәнү әйберләре салу өчен бәләкәй сумка, башмаклар һәм башка кирәк-ярак та ясаган. Ул электр йон тетү станогы алу, төрле әйберләр ясап тәкъдим итү турында да хыяллана.

Бу көнне “Ак калфак” оешмасының район бүлеге активистлары калфак тегү һәм чигү серләренә дә өйрәнделәр.

Автор фотолары

Күбрәк фото: "Ак калфаклар" тула басты (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев