Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Тагын бер класс ачыла

Яңа уку елында Иске Үтәмеш урта мәктәбе каршында да балалар сәнгать мәктәбенең яңа - баян классы ачыла. Монда Иске Үтәмеш кызы, сәнгать мәктәбендә шөгыльләнгән, Әлмәт музыка училищесын тәмамлаган Алия Галиева балаларны баянда уйнарга өйрәтәчәк. Быел сәнгать мәктәбендә хореография, вокал, фортепиано, рус фольклоры, халык уен кораллары, рәсем, тынлы уен кораллары, декоратив-гамәли...

Яңа уку елында Иске Үтәмеш урта мәктәбе каршында да балалар сәнгать мәктәбенең яңа - баян классы ачыла.


Монда Иске Үтәмеш кызы, сәнгать мәктәбендә шөгыльләнгән, Әлмәт музыка училищесын тәмамлаган Алия Галиева балаларны баянда уйнарга өйрәтәчәк.

Быел сәнгать мәктәбендә хореография, вокал, фортепиано, рус фольклоры, халык уен кораллары, рәсем, тынлы уен кораллары, декоратив-гамәли сәнгать, театр бүлекләрендә, бюджет һәм коммерция нигезендә, 400дән артык бала шөгыльләнәчәк.

Кармыш, Лашман, Иске Кади һәм Ульяновка авылларында сәнгать мәктәбенең класслары быел да эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined яңа – баян классы ачыла