Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Шушма суын Төркиягә алып киттеләр

Бәркәтә авылында туып, Төркиядә яшәгән мәшһүр тарихчы галим Әкъдәс Нигъмәт Куратның ватанына аның оныклары кайтып китте. Бабалары, әтиләре кабере өстенә салыначак туган нигез туфрагы белән алар күчтәнәчләр - Бәркәтә мәтрүшкәсен, каен яфрагын, бөтнеген, җир җиләген алганнар. Каан әфәнде белән Идел ханым якыннарының кабере өстендә үсүче чәчәкләргә Шушма елгасы суын да...

Бәркәтә авылында туып, Төркиядә яшәгән мәшһүр тарихчы галим Әкъдәс Нигъмәт Куратның ватанына аның оныклары кайтып китте.

Бабалары, әтиләре кабере өстенә салыначак туган нигез туфрагы белән алар күчтәнәчләр - Бәркәтә мәтрүшкәсен, каен яфрагын, бөтнеген, җир җиләген алганнар.
Каан әфәнде белән Идел ханым якыннарының кабере өстендә үсүче чәчәкләргә Шушма елгасы суын да сибәчәк. Бәркәтәлеләр анысын да алдан әзерләп куйганнар.
Төркиядән кайткан шушы кадерле кунакларны Ләйсән Шахин озатып йөрде. Төрек егетенә кияүгә чыгып, ире илендә яшәүче Бәркәтә кызы. Әлеге якташыбыз бу көннәрдә тылмач ролен дә үтәде: кунаклар татар телен белми, шунлыктан Чирмешәндә дә, Бәркәтәдә дә алар белән Ләйсән ханым аша аралаштылар.
Район мемориаль үзәге фонды Әкъдәс Нигъмәт Курат тормышына, эшчәнлегенә кагылышлы яңа документлар белән тулыланачак. Галимнең оныклары аларны һәм Куратның русчага тәрҗемә ителгән тарихи хезмәтен - китабын да җирле тарихчыларыбызга бүләк итеп калдырды. Ә монда бабалары хөрмәтенә ясалган кечкенә генә күргәзмәне күргәч, риясыз, самими кунакларыбызның ихластан күзләре яшьләнде. Кан тарта диюләре хактыр инде.
-Безнең бабай да, әти дә ватаннарын сагынып, күрәселәре килеп яшәделәр. Ул хәсрәтне алар гомер буе йөрәкләрендә йөртте. Ә монда кайтырга безгә насыйп булган. Бүген әтием белән бабамның хис-тойгыларын тоям. Монда мин үз өемдә кебек. Рәхмәт якташларыма, сөйләгән, монда йөргән саен дулкынланудан тамагыма төер тыгыла, - ди Каан әфәнде.
Идел белән Каанның әтиләре, Әкъдәс Нигъмәт Куратның бердәнбер улы Юлуг та вафат икән. Бабалары үлгәндә Каанга 10 яшь, Идел 6 айлык була. Алар бүген Истанбул шәһәрендә яши, икесе дә югары уку йортларында укыталар икән.
Әкъдәс Нигъмәт Курат 1903 елда Бәркәтәдә туган. 1925 елдан Төркиядә торып кала. Бик тырышып, төрекләр, төркиләр тарихын өйрәнгән, доктор дәрәҗәсенә ирешкән шәхес. Дистәдән артык тел үзләштереп, якташыбыз лекцияләрен дә шул телләрдә укый. 1971нче елда, 68 яшендә, автоавариядә һәлак булган. Истанбул шәһәрендә җирләгәннәр.
-Без Төркиядә яшәүче Курат нәселенең ватаннарына бер гасырлап аяк басмаган өченче буын вәкилләре. Миңа да бүген үз өемдә кебек. Әти белән бабайның рухлары шат булсын. Без туган җирдә, - дип сүзгә кушылды Идел ханым.
Бәркәтәдә кунаклар бабаларының туган нигезен, Шушма буйларын, Бәркәтәнең биек тауларын караган. Авыл мәдәният йортында оештырылган чарада кунакларны татар бәлеше, кош теленнән, бавырсактан авыз иттергәннәр. Каан әфәнде белән Идел ханым үзләре дә авылдашлары янына күп бүләкләр белән кайткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан

2
X