Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Шешминкада берәү авылдашының машинасын куып киткән

01 135нче янгын частеннан хәбәр итүләренчә, үткән атнада районда ут чыгу очраклары һәм юл-транспорт вакыйгасы урынына чакыртулар булмаган. 02 Чирмешән полиция бүлекчәсенә үткән атнада 26 хәбәр кергән, 2 җинаять эше кузгатылган. Шешминкада берәү авылдашының ВАЗ-2106 машинасын алып киткән өчен җаваплылыкка тартыла. Лашманда яшәүче ир-ат Чирмешәндә берәүнең машинасыннан җәйге резиналы 4...

01 135нче янгын частеннан хәбәр итүләренчә, үткән атнада районда ут чыгу очраклары һәм юл-транспорт вакыйгасы урынына чакыртулар булмаган.

02 Чирмешән полиция бүлекчәсенә үткән атнада 26 хәбәр кергән, 2 җинаять эше кузгатылган.
Шешминкада берәү авылдашының ВАЗ-2106 машинасын алып киткән өчен җаваплылыкка тартыла.
Лашманда яшәүче ир-ат Чирмешәндә берәүнең машинасыннан җәйге резиналы 4 тәгәрмәч урлаган.
2 декабрьдә Иске Котыш авылы товарлыклы-дуңгызчылык фермасында эретеп ябыштыру аппараты белән тимер мичне кисеп ятканда Аксубай районы кешесе тоткарланган.
ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 61 кешене тоткарлаганнар. Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 13 кешегә карата административ беркетмә төзегәннәр.
Ике юл-транспорт вакыйгасы булган, матди зыян бар, кеше үлеме юк.
03 Үткән атнада ашыгыч медицина ярдәменә тәүлеккә 15-18 чакырту кергән. Фельдшерлар әйтүенчә, аларның күпчелеге хроник авыручылар, бигрәк тә югары кан басымы белән интегүчеләр янына булган. Берничә кешедә ОРВИ очрагы теркәлгән.
04 Газ хезмәте слесарьлары бер атнада 54 заявка үтәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шешминка ЮХИДИ ВАЗ2106