Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Республика шәһәрләреннән килгән рәссамнар Чирмешән районы тарихын картиналарга күчерде

Республика рәссамнары районыбыз авылларының матур күренешләрен рәсемгә төшерделәр.

Ун көн дәвамында районда 24 рәссам эшләде, осталар үз картиналарында район тарихын яздылар. Аларның һәрберсе үзләренең иң уңышлы эшләрен районга бүләк итеп калдырды.

-Бу безнең 50 нче юбилей пленэры. Чирмешәндә безне бик җылы кабул иттеләр, район җитәкчелегенә һәм кунакчыл халкына зур рәхмәт. Пленэр вакытында без сезнең төбәкнең бөтен гүзәллеген җиткерергә, районда яшәүче кешеләрнең матурлыгын күрсәтергә тырыштык, – диде ТР Рәссамнар берлеге рәисе урынбасары Мөдәррис Минһаҗев.

Мондый проект белән рәссамнар районда әле беренче генә тапкыр, күбесенең безгә тәүге тапкыр килүе. Алар авылларыбыз күренешләрен, аның табигатен рәссам күзлеге аша карап киндергә төшерделәр.

-Мин күбрәк портретлар ясарга яратам, моны кеше белән аралаша-аралаша эшләгәндә геройның образын тулырак ачарга була, – ди Казаннан килгән рәссам, балалар сәнгать мәктәбендә укытучы Елена Баймяшкина. – Дөресен әйткәндә, картиналар ясап кына тормыш алып барып булмый, рәсем ясау ул - күңел ихтыяҗы.

Утыз Имән авылы урамы күренешен киндергә төшергән Фәрит Шәрәфиев бездәге табигатьнең матурлыгы турында сокланып сөйләде.

-Пленэрларга шатланып чыгам, хезмәттәшләр белән очрашабыз, яңа танышлар табабыз, – ди балаларга рәсем дәресләре биргән, бүген инде ирекле рәссам, йөздән артык картина авторы. – Элегрәк картиналарга сорау бар иде, Татарстанның матур табигате төшерелгән эшләремне чит илләргә дә алып киттеләр, хәзер инде аларны бик сирәк сорыйлар.

Лениногорскийдан Агуник Тамамьян рәссамнар гаиләсеннән. Мәрхүм ире скульптор булган, ике кызлары да әти-әнисе юлыннан киткән, рәссамнар.

-Кулыма пумала алмаган көнем юк, эшләмичә торуны күз алдына да китерә алмыйм, – диде рәссам.

Яр Чаллы рәссамы Салават Негматов күбрәк графика стилендә эшли, шул көннәрдә Казанда аның эшләреннән күргәзмә ачыла.

Саба районының Шәмәрдән поселогыннан Роза Сафина үзенең эшләрендә дини теманы яктыртырга тырыша, аның бер картинасында Чирмешән үзәк мәчете дә сурәтләнгән.

Боз сараенда оештырылган күргәзмәдә Бәркәтәдә яшәүче, инде 84 яшен тутырган рәссамыбыз Камил Мингалимовның да эшләре урын алды.

Рәссамнар безгә кадәр Аксубай һәм Әгерҗе районнарында булганнар, соңгысына кабат чакыру алганнар.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Кадрия Гамирова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X