Паспортлы булдылар
Район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин 14 яше тулган 96 яшүсмергә Россия гражданнары, балигъ булуларын раслаган төп документ - паспорт тапшырды. Район мәдәният йортында бу тантаналы чарада паспорт алучыларның әти-әниләре дә катнашты. "Паспорт - кешенең иң мөһим документы. Ул сезнең хокукларыгызны вәгъдәли, шул ук вакытта бурычлар да йөкли. Мин сезгә илебезнең лаеклы...
Район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин 14 яше тулган 96 яшүсмергә Россия гражданнары, балигъ булуларын раслаган төп документ - паспорт тапшырды.
Район мәдәният йортында бу тантаналы чарада паспорт алучыларның әти-әниләре дә катнашты.
"Паспорт - кешенең иң мөһим документы. Ул сезнең хокукларыгызны вәгъдәли, шул ук вакытта бурычлар да йөкли. Мин сезгә илебезнең лаеклы гражданнары булуыгызны телим", - диде район җитәкчесе паспорт алучыларны котлап.
РФ Федераль миграция хезмәте идарәсенең Чирмешән районындагы территориаль пункты начальнигы Наилә Мәссарова, яшьләр эшләре буенча һәм спорт бүлеге начальнигы Рәмзия Долгополова да районыбызның барлык авылларыннан да диярлек килгән яшүсмерләрне истәлекле көн белән тәбрикләделәр, киләчәк тормышларында уңышлар теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев