Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Никахны мәчеттә укыдылар

Сентябрь аеның соңгы җомгасында Чирмешән мәчетендә Ямало-Ненец округы егете Марсель Юнысовка һәм Чирмешән кызы Алсу Салиховага никах укылды. Мәчет имамы Хәбир хәзрәт Ханов яшьләргә никахларын раслаган документ - Никах таныклыгы да тапшырды. Мондый йола Чирмешән мәчетендә беренче тапкыр оештырылды һәм бик матур үтте. - Элек-электән никахны мәчетләрдә укыганнар. Совет чорында...

Сентябрь аеның соңгы җомгасында Чирмешән мәчетендә Ямало-Ненец округы егете Марсель Юнысовка һәм Чирмешән кызы Алсу Салиховага никах укылды.


Мәчет имамы Хәбир хәзрәт Ханов яшьләргә никахларын раслаган документ - Никах таныклыгы да тапшырды.
Мондый йола Чирмешән мәчетендә беренче тапкыр оештырылды һәм бик матур үтте.

- Элек-электән никахны мәчетләрдә укыганнар. Совет чорында гына бу йоланы, тыелу сәбәпле, кыз йортында үткәргәннәр. Мәчеткә - Аллаһ йортына никахка килеп вәгазь, дога тыңлауның әҗере зур. Йорт хуҗасы кебек, мәчет хуҗасы - Аллаһы Тәгалә дә кунакларга күчтәнәч бирә, тик ул ашамлык түгел, ә җан азыгы. Бу күчтәнәч - мәчеттә ишеткәннәребез эзсез югалмый, ул безнең җаныбызны җылыта, - ди Чирмешән мәчете имам-хатыйбы Хәбир Ханов.

Алсуның әнисе Розалия Салихованың, шулай ук яшьләрнең никахны мәчеттә укытасылары килгән. Бу тәкъдимне хәзрәт хуплап ала.

Иң элек Хәбир хәзрәт никахның биш шарты булуын аңлатты, яшьләрнең дә ризалыгын алып, шаһитлар алдында никах укыды.

Никахның мәчеттә укытылуын кода белән кодагый да бик хуплап кабул итә.

- Без яшәгән якта да мәчеттә никах укыту йоласы бар, без моңа бик шат,- диде кода кеше - Варис абый.

Үзләре ерак Себер якларында яшәсәләр дә, аларның тамырлары безнең яклардан. Варис абый - Башкортостаннан, Нурия апа - Азнакай районыннан.

Читтә яшәүче кардәшләребезнең үз диннәрен, телләрен онытмаулары куанычлы.

Төрле милләт кешеләре арасында үссәләр дә, Юнысовларның балалары, камил ук булмаса да, ана телен беләләр, татарча ешрак аралашырга тырышалар.

Яшьләрнең никахлары котлы, мөбарәк булсын, яңа мөселман гаиләсе мәрхәмәтле балалар үстерсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән мәчетендә никах укылды