Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Мордва Афонькәсендә йорт янган

01 28 август кичендә Мордва Афонькәсе авылында йорт янган. Чирмешәндәге янгын-коткару хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, утның нидән чыкканлыгы ачыклана. 135нче янгын часте хезмәткәрләренә юл-транспорт һәлакәтләренә дә чыгарга туры килгән. 02 Чирмешән полиция бүлекчәсенең кизү частена үткән атнада 47 хәбәр кергән. Шушы вакыт арасында 7 җинаять эше кузгатылган. "Үтәмеш АГРО" җәмгыятенең Иске...

01 28 август кичендә Мордва Афонькәсе авылында йорт янган. Чирмешәндәге янгын-коткару хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, утның нидән чыкканлыгы ачыклана. 135нче янгын часте хезмәткәрләренә юл-транспорт һәлакәтләренә дә чыгарга туры килгән.

02 Чирмешән полиция бүлекчәсенең кизү частена үткән атнада 47 хәбәр кергән. Шушы вакыт арасында 7 җинаять эше кузгатылган.
"Үтәмеш АГРО" җәмгыятенең Иске Үтәмештәге фермасыннан билгесез кешеләр 1 яшь тә 3 айлык дүрт баш мөгезле эре терлек урлаганнар. Тикшерү бара.
Иске Элмәле авылында яшәүченең 7 мең сумлык велосипедын урлаганнар. Лагерка авылыннан берәүгә көмешкә саткан өчен җавап бирергә туры киләчәк.
ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 48 очрагын ачыклаганнар, берсе - автотранспорт белән аек булмаган килеш идарә итү.
Участок инспекторлары 11 кешегә карата административ беркетмә төзегәннәр.
03 Үткән атнада ашыгыч медицина ярдәменә тәүлеккә уртача 22-25 чакырту теркәлгән. Фельдшер Полина Квакова хәбәр итүенчә, шимбә, якшәмбе көннәрендә медицина ярдәмен алу өчен 12 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның сигезесе - югары температура белән. Чакыртуларның күпчелеге артериаль кан басымы күтәрелә сәбәпле булган.
04 Газ хезмәте слесарьлары үткән атнада 51 заявка үтәгәннәр. Алар барысы да газ җайланмаларын көйләү һәм төзәтү белән бәйле булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мордва Афонькәсе авылында янгын йорт янган