Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Грипп һәм ОРВИ таралу сәбәпле, Чирмешән районында дүрт сыйныфта дәресләр үткәрелми

Грипп һәм ОРВИ таралу сәбәпле, 1 нче Чирмешән мәктәбендә – өч, Лашман мәктәбендә бер сыйныфта дәресләр үткәрелми.

3 февраль көнне район мәктәпләрендә 2 укучы иртәнге фильтрны үтмәгән, югары температура булу сәбәпле кертмәгәннәр. Гомумән, пәнҗешәмбе көнне район мәктәпләренә 379 бала укырга килмәгән: авырыйлар (2 февральдә 319 булган), 20 укытучы - “больничный”да.

Районда көн саен иртән 2035 мәктәп укучысы һәм 400 укытучы медицина фильтры уза.

Балалар бакчаларында да бу көннәрдә балалар саны аз, 75 сабый һәм 7 тәрбияче авырый.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, әгәр сыйныфта 20 процент бала грипп яисә ОРВИ белән авырса, барлык укучыларны өйләренә кайтарып җибәрәләр. Мондый сыйныфларда дистанцион укыту тулысынча сәламәт балалар өчен оештырыла.

Район мәгариф бүлегеннән белешүебезчә, узган атнада Ульяновка урта мәктәбе берничә көнгә карантинга ябылып торган, бу атнада монда хәл яхшырган, укулар дәвам итә. Кадетлар мәктәп-интернатында да авыручылар күп булган.

29 гыйнварда район мәктәпләренең күбесендә дәресләр үткәрелмәгән. Моның урынына укучылар белән спорт чаралары уздырганнар. Ял көннәрендә мәктәпләрне яхшылап җыештырганнар һәм дезинфекция ясаганнар.

-Ата-аналар авыру балаларны мәктәпкә җибәрмәсеннәр иде, - ди район мәгариф бүлеге начальнигы Ольга Маркова. – Кызганыч, югары температура белән дә мәктәпкә килүче укучылар бар.

фото: архив 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев