Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Әмирдә үзсалым акчасына Тансык чишмәсен ремонтлыйлар

Быел район буенча 5 миллион сум үзсалым акчасы җыелган, Республикадан бирелгән акчаны да кушкач, авыл җирлекләре Советларының исәп-хисап счетларында 26 миллион сумга якын акча бар.

-Әлеге акчаларга авылларда байтак эш башкарып була. Бу средстволарны бүген кулланып калырга кирәк, чөнки төзелеш, ремонт, үзгәртеп кору эшләрен җәй көне, коры, җылы вакытта уңайлы, - диде район финанс-бюджет палатасы рәисе Шәүкәт Гатин.

Шәүкәт Фатыйх улы әйтүенчә, күпчелек авыл җирлекләре 1 июльгә кадәр соралган суммаларны файдаланып бетергәннәр. Әйтик, Лашман, Иске Котыш, Туймәт, Иске Кади һәм башка кайбер авыл җирлекләрендә үзсалым акчасына планлаштырылган эшләрнең бер өлешен башкарганнар да.

-Лашман авылында халыктан җыелган акчаларны юлларда чокырларны ямауга һәм 180 метр арага асфальт җәюгә дә юнәлдердек, - диде Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәфхать Фәттахов. – Шулай ук бу акчаларга Әмир авылындагы Тансык чишмәсен ремонтларга ниятләдек. Моннан кала, башка кайбер ремонт эшләре дә планлаштырылган.

Шул ук вакытта кайбер авыл җирлекләре әлеге мәсьәләгә карата битараф, хәтта җәй уртасы җитсә дә, акчага заявка да бирмәүчеләр дә бар икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев