Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Аның шигырьләре Фирдүс Тямаевка да ошаган

Аларның райондагы һәр авылда диярлек танышлары, якын, аралашып яши торган дуслары бар. Максатчан, әрсез, булдыклы кешеләр. Мал таба беләләр.

Тукайдан Ульяновкага кадәр ара кул сузымы гына

-Бәлеш пешереп, бер “сызгырсаң”, дусларыбыз Юрий Ивановлар, Василий Архиповлар, гаиләләре белән, бик тиз килеп җитәләр, - ди Роза Кәримова. -Без дә шундый. Үзебезгә генә бикләнеп яшәмибез.

Роза Минтаһир кызы яшьрәк чагында Иске Котыш кибетендә эшләгән. Валентина Чиркунова белән шул чакта танышканнар, якын дусларга әверелгәннәр. Инде дистә еллар гаиләләре белән аралашалар.

-Бик яхшы кешеләр, шул авыл мәктәбендә укыганда, ике кызым да аларда тордылар, бер авыр сүз ишетмәдек, рәхмәт. Тукайда йорт салганда Владимир Чиркуновлар өмәчеләргә ашларга кадәр пешереп китерделәр. Мондый яхшылык гомердә онытылмый. Иске Котыштагы мордва дусларыбыз кардәшләребез кебек, аларга безнең ишекләр гел ачык, - диде Роза ханым.

-Мин чувашлар белән чувашча сөйләшергә тырышам, - ди Роза Кәримова. -Бераз мордвача да “сукалыйм”. Башкалар янында үзебез өчен генә кирәкле сүз соралса, Габделхак белән чувашчага күчкәлибез. Дөрес, сирәк сөйләшсәң, белгәннәр тиз онытыла.

Кәримовлар Тукайда инде 22 ел. Моңа кадәр 20 ел Светлогорскида торганнар, урман пунктында эшләгәннәр. Габделхак Габдулла улы -  универсаль белгеч, бөтен эшкә кулы ята, төп һөнәре – электрчы. Ничек кирәк, шулай итеп, малларга чөгендер, фураж тарттыру өчен ваклагычларны үзе әмәлләп куйган. Бүгенге йортларын фин йорты үрнәгендә күбесенчә үзе эшләгән, агач бинаны соңрак үзенчәлекле матур калай белән тышлаганнар.

Тукайда яшәү дәверендә Габделхак Кәримов озак еллар нефтьчеләрдә, ә хатыны Роза кибеттә хезмәт куйганнар.

 

Бездән соң нәрсәдер калырга тиеш

-Әле дә эшсез тора алмыйбыз без, - ди 61 яшьлек Габделхак Кәримов. -Әнә, кечкенә генә урында булса да, ит ыслагыч ясадым. Заказлар гел килеп тора. Елга буенда 30 төп чыршы утырттым. Бездән соң нәрсәдер калырга тиеш бит.

Габделхак шигырь язып та “җенләнә”, алар ике йөздән дә күбрәк икән. Кечерәк кенә форматта ике китабы чыккан. Берничә шигыре, көй язылып, хәтта популяр башкаручы Фирдүс Тямаев репертуарына да кергән. Аның беренче шигыре хатыны Розага багышлап язылган.

 

-Бик күп хыялларым тормышка ашты, - ди якташыбыз. –Тик гармунда, баянда уйнарга өйрәнә алмадым, шунысы кызганыч.

Аның “ачы-почыга” исе китми, инде кырык ел тирәсе кулына рюмка тотканы юк икән. Шуңа да дингә ансат кереп киткән.

-Йөрәк, “мотор” чыгымчылый, авыр эшкә көч җитми башлагач, дини китаплар сатып алдым да, бу өлкәдә беренче адымнарымны ясадым. Башта авыр тоелса да, хәзер Коръәннең дә асылын беләм, догалар да укыйм, намазга да бастым, - ди ветеран. –Максат куйсаң, барына да ирешә аласың. Дөресен әйтим, мине Чирмешән районы кеше итте: монда гаилә кордым, яраткан эшемдә булдым, дуслар таптым.

Габделхак Габдулла улы тумышы белән Аксубай районының Яңа Ибрай авылыннан. 88 яшьлек әнисе әле дә шунда тора, исән-сау, бер улы гаиләсендә яхшы тәрбиядә. Тагын 6 баласы да аны онытмыйлар, хәлен еш беләләр.

Кызыл Чишмә кызы Роза апа иркәләнеп үсмәгән. Нибары 45 яшендә, 6 баласын калдырып, әниләре вафат була. Әтиләре, нишләсен, бер балалы яшь әни алып кайткан, аннары гаиләгә тагын ике бала өстәлгән. Үги әниләре, урыны җәннәттә булсын, бөтен балаларын кадерләп тора, караңгы чырай күрсәтми.

 

Туганнар Тукайда җыелмакчы

Кайбер туганнары исән түгел инде Роза апаның. Ә исәннәре шушы көннәрдә Тукай поселогында җыелмакчы. Роза Кәримованың туган көненә, 70 яшьлек юбилеена игезәк сыңары Рәисә дә килергә тиеш.

Кәримовлар 42 ел бергә. Ике кыз үстергәннәр, икесе дә гаиләле. Әти-әниләренең хәлен белеп торалар, кулдан килгәнчә булышалар.

Бу йорт янәшәсендәге бакчага да күз төште. Ул чөгендернең зурлыгы, суган түтәлләренең чисталыгы! Зур бакчада кечкенә чүп тә юк.

Бик матур урында, мул сулы елга буенда, табигать кочагында урнашкан Тукайда төпләнүләренә бер дә үкенми алар.

-Без авырлыклардан курыкмыйбыз, - ди хуҗабикә Роза Кәримова. -Мин үзем, буем кечкенә дип тормадым, яшьтән үк усал, кыю булдым, үз сүземне әйтә белдем.

Кызылчишмәлеләр, гомумән, шундыйлар.

-Булдыралган кадәр, кеше игелек кылырга тиеш. Безнең арада ярдәмгә мохтаҗлар бик күп, - ди Габделхак Габдулла улы. -Бер елны Әлмәттәге  ташландык балаларны тернәкләндерү үзәгендә булдык. Аларны күргәч, кызганудан, күздән яшь чыкты. Роза белән киңәшләшеп, шул үзәктәге сабыйларга берничә ел бүләкләр әзерләдек. Бүген зиратларга барып кабер өсләрен чистартсак та хәерле, изге гамәл кылабыз дигән сүз. Әле үзебез дә Кызыл Чишмә зиратына барырга, якыннарыбыз җирләнгән урыннарны кабат җыештырырга уйлыйбыз.

 

автор фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев