Янгын турында хәбәр 7 июль көнне төнге уникенче яртыда кергән.
135нче Чирмешән янгын сүндерү частеның диспетчерлык хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, янгын сүндерүчеләр килгән вакытта шәхси йортка тулысынча ут капкан булган. Агач өй янып бетә. Кызганыч, янгын нәтиҗәсендә 1972 елгы йорт хуҗасының гомере өзелгән.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, янгын сүнеп бетмәгән тәмәке төпчегеннән килеп чыккан.

Нет комментариев