Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Күтәмәдә буш йортларны сүтәргә җыеналар

Күтәмәлеләрнең күптәнге хыялы тормышка ашты – мәдәният йорты бинасы капиталь ремонтланды.

Бу эш “Татнефть” җәмгыятенең грант акчаларына башкарылды. Зәйдә яшәүче төзүче якташлары Сергей Аркаев ярдәме белән сугышчы-әфганчылар хөрмәтенә истәлек мемориалы ясап куюлары да – истәлекле вакыйга, мактаулы гамәл. Совет урамындагы “Ивушки” чишмәсен төзәкләндергәннәр. Монда да нефтьчеләр булышкан. 200 мең сум үзсалым акчасы кулланып, шул урам буенча дренаж эшләүләре дә күптән кирәк иде. Нефтьчеләр дигәннән, бу тармакта һәм аларга хезмәт күрсәтүче оешмаларда Күтәмәдән бик күп, 116(!) кеше эшли икән.

2023 елда алынган 120 мең сумлык трактор әрҗәсен җирлек тракторына тагалар.

Күтәмә авыл җирлеге башлыгы Наил Сабиров болар хакында җирлек җыенында сөйләде. Ел дәвамында территорияләрне, тирә-юньне чисталау буенча әллә ничә тапкыр өмәләр үткәргәннәр.

- Авылда хуҗасыз, ташландык йортлар дистәләп, - диде докладчы. –Аларны сүтеп алу хәерле, кайбер материалларын төзелештә куллансагыз да була. Кайберәүләр санитар чисталыкка игътибар бирми, әйткәнне дә тыңламыйлар. Андыйларга карата кырыс чара күреләчәк.

Җыен вакытында, Күтәмә уртасындагы, ташландык, буш диярлек административ бинаны нәрсәдер эшләтергә кирәк, диделәр. Җирлек башлыгы, үз чиратында, зираттагы эшләрне оештыруда җаваплы кеше билгеләү зарурлыгын әйтте.

Берәү район үзәге больницасында терапевтка керү авырлыгыннан зарланды. “Сезнең проблеманы карарбыз”, - диде больницаның баш табибы Лилия Мортазина.

Авыл эчләрендә 9,2 километр юлның 2,5 километры гына асфальтланган, 1,2 километры – вак ташлы. Быел күпмедер юлны, вак таш сатып алып, үзләре шомартмакчылар. Ә нефтьчеләр техника белән булышырлар.

Бүгенге җыенда да районнан килгән кайбер оешмалар җитәкчеләре чыгыш ясады, кабул итү дә үткәрделәр.

Полиция вәкиле, уполномоченный Василий Кузьмин халыкны мошенниклардан ераграк торырга өндәде. Алар үзләрен әллә кемнәр дип, юнь товар, дару, төрле хезмәтләр тәкъдим итәләр. Телефоннан шалтыратып, ышаныч яулап, шәхси мәгълүматлар сорыйлар, банклардагы счетлардан акча алдырып, аларны үз “счетларына” күчертәләр һәм бик тиз юкка да чыгалар. Кармышта, әйтик, берәүне шулай зур суммада акчасыз калдырганнар. Алданганнар турында фактлар дистәгә якын. Андый хәлләрдә иң яхшысы – үз-үзеңне кулга алу, ашыкмау, чит кеше белән аралашмау. Полициягә шалтыратсагыз дөрес булыр.

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев