Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Күтәмәдә тимурчыларны мактап кына торалар

Соңгы елларда “волонтер” сүзе киң тарала башлады. «Волонтер» – инглиз теленнән «үз теләге белән ярдәм итүче» дип тәрҗемә ителә икән. Ләкин бу чит ил сүзе барыбер күңелгә ятмый, безгә “тимурчылар” якынрак.

Район мәктәпләрендә бу күркәм күренеш –ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләргә булышугадәте дәвам итә. Атна саен балалар, дәресләрдән соң, ялгыз яшәүче, өлкән яшьтәге авылдашларына барып, өй эшләрен башкаралар.

-Быел кар күп яуды. Кар яуган саен мәктәп укучылары килеп ишегалдын чистартып, тәртипкә китереп китәләр, өйләремне җыештыралар, - ди Күтәмәдә яшәүче 80 яшьлек Зоя Сайгушева.- Мин аларга бик рәхмәтле.

Күтәмә урта мәктәбендә өч тимурчылык отряды бар, алар ялгыз әби-бабайларга, тыл ветераннарынабулышалар.

-Өлкәннәргә бит кайчак игътибар һәм җылы сүз дә җитә, тыңлап, сөйләшеп утырсаң да, алар шуңа канәгать, - ди Күтәмә мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Валентина Зорина. – Укучылар  алар истәлекләрен кызыксынып тыңлыйлар, ишеткәннәрен  иншалар язганда да кулланалар.

Югары Кәминкә мәктәбе укучылары да ялгыз яшәүче әбиләрнең хәлләрен еш беләләр. Сайбә әби Шәйдуллина, Мөгаззәмә әби Юнысова аларны түземсезлек белән көтеп алалар икән.

-Без балалар белән өлкәннәргә дә ярдәм итәбез, чишмә буен да карап, чистартып торабыз, - ди 8 нче сыйныф  җитәкчесе Фәния Фәйзетдинова. – Әбиләргә, нигездә, кар чистартуда ярдәм итсәк, чишмә буенда ел дәвамында өмәләр үткәреп, су чыганагы территориясен чүп-чардан арындырабыз, тәртиптә тотабыз.

Район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Флера Рәхимҗанова әйтүенчә, тимурчылар өлкәннәргәконкрет  ярдәм итсә, балаларның үзләрендә миһербанлык, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләүдә менә дигән отышлы чара.

Фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев