“Кояшлы” ял лагере юлын шомарталар
Безнең районда

“Кояшлы” ял лагере юлын шомарталар

Олы юлдан “Кояшлы” ял лагерена алып баручы юлга Аксубай юлчылары яңабаштан асфальт түшәделәр.

Эш план буенча бара. 2650 метр арада аскы катламга асфальт җәю төгәлләнде инде, тиздән өске катлам да җәеләчәк. Аннары юл кырыйларын – обочинаны ясыйсы, юл билгеләре куясы кала. Сүз уңаеннан, биредә су агымы юлында, иске тимер торбалар урынына яңа бетон торбалар урнаштырылган.

 

 

 Кадыйр Гомәров фотолары

 

 

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев