Керкәледә, өмә ясап, су юлларын ачтылар
Безнең районда

Керкәледә, өмә ясап, су юлларын ачтылар

Югары Кәминкә авыл җирлегендә өмә оештырып,  юллар аркылы салынган су торбаларын кардан арындырдылар.

Яңгыр, кар сулары аксын өчен куелган әлеге торбаларның икесе Керкәле авылында, берсе Керкәле һәм Югары Кәминкә авыллары арасында урнаштырылган. Күмәк көч нәтиҗәсендә хәзер язгы суларга юл ачык.

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев