Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Кармыш авылы турында тагын бер китап басылды

Кармыш авылы тарихын чагылдырган икенче китап дөнья күрде. Күп кенә документаль китаплар авторы Дамир Таҗиевның «Кармыш мөселман мәхәлләсе (XIII - XXI гасыр)» дип аталган хезмәтен Кармыш авылы мәдәният йортында халыкка тәкъдим иттеләр.

- 18 гасырдан алып бүгенге көнгә кадәр тарихны туплаган бу китапка мәгълүматларны тупларга 7-8 ел элек үк керешкән идем. “Кармыш яугирләре – тарихларда калган батырлык” исемле, Ватан сугышы чорындагы тарихны сурәтләгән китапны иртәрәк бастырып чыгарырга булдык, ул 2020 елда ук дөнья күрде, – диде Дамир Нәзир улы. – Яңа китапны бастыру идеясе Кармыш авылы Мөзәянә мәчете имамы Камил хәзрәт Минхәеровныкы. Әлеге хезмәт мәхәллә һәм авыл халкының матди ярдәме белән язылды.

420 битле китап 200 данә тираж белән чыккан. Тәкъдим итү чарасына килгән дәрәҗәле кунаклар, тарихчылар, дин белгечләре дә аңа зур бәя биргән.

- Дамир Таҗиевның бу китабы бер авыл турында гына түгел, ә милләт язмышы һәм тарихы турында, – дип билгеләп үтте чарага килгән тарихчы Фәүзия Бәйрәмова. – Анда татарның бөеклеге дә, фаҗигасе дә чагыла. Милләт үз тарихында нәрсә күргән – бу авыл да үз башыннан шуларны кичергән.

Башка тарихчылардан аермалы буларак, автор төп игътибарын колхоз-совхоз  төзелешенә түгел, ә мәчет-мәдрәсәләр, мәхәлләләр тарихына юнәлдергән, бу төбәк имамнарының язмышын ачыклауга зур игътибар биргән. Кармыш атамасының тарихы турында да мәгълүмат бар. Дамир Таҗиев моны профессиональ журналист каләме белән, архив материалларына таянып, милли идеологиягә нигезләп башкарып чыккан. Бу китап башка төбәк тарихчыларына да ярдәмлек булып тора ала, чөнки анда бик күп мәгълүмат бирелгән, шактый тарихи документлар халыкка беренче тапкыр тәкъдим ителгән. Әлеге документаль китапта, элекегесеннән аермалы, фотолар бик күп булмаса да, Совет чоры документларына зур урын бирелгән. Авылның элеккеге ике мулласының архивта сакланган фоторәсемнәре дә китапта урын алган.

Бу төбәк тарихи китапларга бай дип була. Саклык һәм Яшәүче авыллары тарихы турында дөнья күргән китапларны да исәпкә алып, соңгысы Кармыш авыл җирлегенә багышланган дүртенче басма.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев