Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Ивашкино авылында абзар янганда көчле җил чыккан

Ивашкино авылында терлекләр абзары янган. Аны сүндерергә килгән янгын сүндерүчеләргә көчле җил дә комачаулаган.

23 март көнне булган әлеге ут казасы хакында янгын сүндерүчеләргә иртәнге 10нарда шалтыратып хәбәр итәләр. Райондагы янгын күзәтчелеге хезмәте инспекторы Андрей Фомин әйтүенчә, Ивашкинога беренче булып  ПЧ-73нең Күтәмәдәге аерым посты машинасы килә. Анда Чирмешәннән дә бер расчет бара. Алар килеп җиткәңдә, терлекләр абзары түбәсен янгын чорнап та алган була.

- Ике буралы абзарның түбәсе янды. Түбә такталарының өсте туфрак салып җылытылуы утка артык җәелергә ирек бирмәде. Тезмәдә печән дә булмаган. Көн бик җилле булса да, Күтәмәдән, Чирмешәннән килгән янгын сүндерүчәр утка вакытында киртә куя алдылар, югыйсә, абзарга башка корылмалар да бик якын тора иде, - ди Андрей Фомин. 

Ут чыгуның беренчел сәбәпләренә килгәндә, ул терлекләргә аш пешерә торган, шушы абзардагы мич морҗасыннан чыккан дип фаразлана. Хуҗалар мичне иртән ягып җибәргәннәр.

Әлеге хәл - быел районда булган өченче янгын. Беренчесендә - чүп түгү полигонында КамАЗ йөк машинасы янган иде, аннан соң “кызыл әтәч” Яңа Элмәле авылындагы бер абзарга зыян салган.

Янгын күзәтчелеге хезмәте белгечләре  мичләрнең, морҗаларның төзеклеген даими тикшереп торырга куша. Алар язын ут белән аеруча сак булу, чүп, корыган үлән яндырырга ярамаганлыгы хакында да кабат искәртәләр.

Фото: Андрей Фомин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев