Югары Кәминкә авылы мәдәният йортындагы өй токмачы кисү өмәсендә катнашкан 16 хатын-кыз 100 йомыркалык токмач кискән.
-Ватсаптагы авыл төркемнәрендә халыктан тавык йомыркалары сорап язган идем, Разыя апа Гайфетдинова гына да 60 йомырка китерде. Токмачны өйләрендә кисеп китерүчеләр дә булды. Хәзер бу ризыкны киптерәбез дә, аннары, контейнерларга тутырып, махсус хәрби операциядә катнашучыларга җибәрәчәкбез, - ди Югары Кәминкә авыл мәдәният йорты директоры Гөлгенә Альмиева.
Гөлгенә Альмиева фотолары
Нет комментариев