Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иске Үтәмеш укучыларын тәмле ашаталар

Иске Үтәмеш мәктәбе ашханәсендә укучыларны көн саен төрледән-төрле тәмле ризыклар белән сыйлыйлар. Ашлар башлангыч сыйныфта укучы 19 балага - аерым, зур сыйныфтагыларга икенче төрле меню буенча әзерләнә.

Мәктәптә 46 укучы, шуларның дүртесе ташламалы шартларда туклана, ягъни аларның ата-аналары өстәмә акча түләми. Башлангыч сыйныф укучыларына да ризыкны дәүләттән бирелгән акча хисабына әзерлиләр. Ә өлкән сыйныф укучыларының менюларын баету өчен ата-аналар ай саен 400 сумнан кушылалар.

-Башлангычларга бирелүче 55 сум 55 тиен  һәр көнне итле ашлар пешерергә, салатларга һәм җиләк-җимешкә дә җитә. Өлкән сыйныф укучыларына дәүләттән бирелүче 8 сум 30 тиенгә ата-аналар взносын да кушкач, көнгә уртача 24 сумлык ризык – төрле ашлар, салатлар әзерләргә була, – диде мәктәп директоры Миләүшә Шәйхетдинова. – Әтиләре мобилизацияләнгән бер гаиләнең ике баласына мәктәптә ике тапкыр кайнар аш ашату оештырдык. Калган балалар да икенче тапкыр кереп, печенье яки ниндидер камыр ризыгы белән кайнар чәй эчеп чыгалар.

Балаларның туклануы ата-аналар комитеты контролендә, аның рәисе килеп ашларны тикшерә һәм тәмләп карый ала.  Инде 25 елдан артык мәктәптә пешекче булып эшләүче Миләүшә Зарипова пешергән ашларны укучылар бик яратып ашыйлар. Азык-төлеккә вакытында заявка биреп кайтарып җиткерү, тәэмин итүчеләр (поставщик) белән аңлашып эшләүдә хуҗалык эшләре мөдире Рәзинә Идрисованың да роле зур.

Ашханәнең җиһазлары инде искереп бара, шулай да аларны әкренләп яңартырга җай табалар. Бер елны азык әзерләү цехына махсус өстәлләр кайтартсалар, икенчесендә су җылыткыч алганнар. Савыт-саба да яңара: күгәрми торган кәстрүлләр, тәлинкәләр, бокаллар да сатып алганнар.

-Мәктәп бакчасында яшелчә үстереп, үзебездән артканын сатып, гел нинди дә булса кирәкле җиһазлар алабыз, – диде Миләүшә Миңнур кызы. – Суыткычыбыз һәм туңдыргычыбыз бар, тик тагын берәр суыткыч бирелсә яхшы булыр иде, ризыкларны аерым сакларга кирәк бит.

Мәктәпнең бер гектар җире бар, шулың 65 сутыенда җимеш һәм яшелчәләр  үстерәләр. Слива, карлыгын, кура җиләге, чия, алма агачлары күп. Бәрәңге, суган, кишер, аш чөгендере, кәбестә, кыяр, помидорлары да уңган. Яшелчәләрне теплицада да үстерәләр, аларны базда саклыйлар, артыгын сатып акча эшлиләр. Орлыкларны үзләре әзерлиләр. Тәҗрибә участоклары җирен эшкәртергә үзләренең мотоблоклары, тирә-юньдәге үләннәрне чабарга бензочапкычлары да бар. Бакча эшләрен техник хезмәткәрләр, укучылар һәм укытучылар бергәләп башкара.

Миләүшә Шәйхетдинова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев