Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иске Үтәмеш авыл җирлегендә урамнар гел чиста

“Безнең Югары Чегодай авылының Сәйдәшев урамы юлы гел чиста. Быел кыш кар бик күп, моңа өлгерү ансат түгел. Алай да Иске Үтәмеш авыл җирлеге тракторын йөртүче Айрат Әбделгалимов иртүк, без торганчы ук, урам юлын ялт иттереп чистартып киткән була. Тырыш, уңган бу механизаторга рәхмәт яусын».

Югары Чегодайдан шундый хәбәр җиткерделәр.

- Айрат җирлектәге дүрт авылда 14 урам юлын да вакытында кардан арындыра, - ди Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рәфис Мингулов. –Тракторы да яңа түгел, ватылса, Айрат аны үзе бик тиз төзәтеп куя.

Тракторчыга халыктан җыелган, шуңа республикадан да бирелгән үзсалым акчаларыннан өлеш чыгарабыз. Әйе, быел кар күп, шуңа күрә чыгымнар да байтак, димәк гражданнар үзсалымны вакытында түләсәләр яхшы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев