Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иске Үтәмеш – зур тарихлы авыл

"Вакыт дәрьясында - Иске Үтәмеш" дигән китап чыкты. Аны авыл сабан туенда тәкъдим иткәннәр. Китап өчен материалларны җыюда авыл җирлеге, мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар да актив катнашканнар. Басма авторлары Миләүшә һәм Әсхәт Закировларга Самара, Казан архивларында да шактый эзләнергә туры килгән. -283 битле китапның эчтәлеге бик бай, монда авыл тарихы тулысынча...

"Вакыт дәрьясында - Иске Үтәмеш" дигән китап чыкты. Аны авыл сабан туенда тәкъдим иткәннәр.

Китап өчен материалларны җыюда авыл җирлеге, мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар да актив катнашканнар. Басма авторлары Миләүшә һәм Әсхәт Закировларга Самара, Казан архивларында да шактый эзләнергә туры килгән.
-283 битле китапның эчтәлеге бик бай, монда авыл тарихы тулысынча тасвирланган дип була, - ди авыл китапханәчесе Мәдинә Галимова.- Фронтовикларга, авылыбызның танылган кешеләренә, мәчет, мәктәп тарихына багышланган бүлекләр бар. Авылдашыбыз, фронтовик Рәфыйк Әхтәмов хатлары да урын алган. Якташларыбыз иҗаты - Иске Үтәмешкә багышланган җырлар, шигырьләр дә басылган. Мәгълүмат бик күп.
Туган авылы турында китапны бастырып чыгаруда якташлары Ринат Харисовның өлеше зур. Ул әлеге эшнең төп иганәчесе. Авылдашлары аңа рәхмәтләрен белдерәләр.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Иске Үтәмеш китап тәкъдир итү