Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иске Кади авылы инешендә – каз көтүе

Иске Кади авылының су буе ап-ак, ул быел да казлар тавышына күмелде. Инде 20 еллап каз үстерү тәҗрибәсе булган Роза һәм Нәкыйп Мөктәсимовлар быел да 100 баш каз бәпкәсе алганнар.

-Элек 50-60 баш каз үстерә идек, инде менә өченче ел йөзәрне алабыз. Иске Кадида казлар күп, безнең яктан гына да инешкә 700ләп каз куалар, - ди Роза. - Төп булышчым – кызым Нәзилә. Өч атналап бәпкәләрне ул саклады, хәзер инде  алар су буенда. Көтү куганнан соң казларны инешкә төшерәбез, кич барып алабыз. Су буенда кушылсалар да, һәр каз үз йортын таный.

Мөктәсимовлар быел каз бәпкәләре эзләп ерак йөрмәгәннәр, бер ай элек авылдашлары Альфред Габшакировтан өч атналык линда токымлыларын алганнар.

-Кара казлар да үстергән бар, алар әрсезрәкләр, саклап бетерергә авыррак, - ди хуҗабикә. - Кайбер елларда бәпкәләр үлеп, кәефне төшерәләр, быел, Аллага шөкер, бик матур үсәләр. Яшь вакытларында, күбрәк,  киптерелгән ипи изрәтеп бирәбез, хәзер бодай пешереп ашатабыз. Казлар өлгерү өчен 6-7 ай вакыт кирәк.

Казчыларның үз клиентлары бар, районнан гына түгел, шәһәрләрдән дә каз түшкәләре сораучылар күп. Иң элек казның эче-башы китеп бетә икән, каз маена да сорау зур. Каз мамыгыннан ясалган мендәрләргә дә заказ булып тора.

Мөктәсимовлар казларны көннәр суыткач, ноябрь-декабрь айларында суя башлыйлар, Яңа елга кадәр алар урнашып та бетә диярлек.

-Каз йолкыганда да булышчым – кызым. Икәүләп көнгә 15әр каз йолкабыз, - ди Роза Мөктәсимова. -

Мөктәсимовлар бераз соңрак, 9-10 көнлек 30-40 үрдәк бәпкәсе алырга ниятләп торалар.

-Үрдәкләр яхшы үсә, тиз өлгерә, - ди әңгәмәдәшем. - Үрдәк түшкәләре сораучылар да бар.

фото: Мөктәсимовлар архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев