Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иске Элмәледән Юрий Кузнецовка куяннарны мәрхүм дусты биргән булган

Иске Элмәле авылыннан Юрий Кузнецов куян асрауның нечкәлекләрен яхшы белә. Шофер дустыннан “ияргән” әлеге шөгыльне ташлый алмый әле ул.

 -Мин ЗИЛ-157  машинасы белән ун еллап Чирмешән май-сыр заводына сөт ташыдым. Беркөнне Ивашкино авылыннан шунда килгән шофер, инде мәрхүм  Володя Маркин: “Мәле, Юрка, син дә асрап кара әле!”, - дип миңа куяннар тоттырды. Вәт менә шуннан бирле, 15 еллап асрыйм мин озынколаклыларны, үземә бер юаныч.

Тиздән 70 яшен тутырачак Юрий Арсентьевичның хәзер 50 ләп куяны бар. Хайваннарның оялары җәен агачлар ышыгында, бакчада тора, кышка хуҗа аларны абзарга кертә.

 

 -Сатарга түгел, үзебез өчен асрыйбыз. Балаларга бирәбез, хатыным бәрәңге белән тушить итә, деликатес ит бит. Элек  зур мал да, дуңгызлар да асрадык, - ди Юрий Кузнецов.

 

 -Ниләр ашатасыз куяннарга? – дим.

 -Печән, фураж. Суын көненә ике тапкыр алыштырып, яңартып торам, - дип, куяннарына алма, кыярлар да бирде авыл агае. – Аларга ниндидер уколлар кадатканым юк. Гади токымлы минем куяннар, вакытында карасаң, ашатсаң, аслары чиста булса, болай да чирләмиләр алар.

 Юрий Арсентьевич 35 ел шофер булып эшләгән. Хәзер машинада йөрми. Йортта әрҗәле мотоблогы бар, рульне сагынса, шуның белән әйләнеп йөреп кайта.

  

автор фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев