Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иске Элмәледә аш бүлмәсеннән чыккан төтенне күршеләр күргән

Иске Элмәле авылындагы бер йортта ут чыгып, аш бүлмәсе янган. Бәланың ахыры тагын да аянычрак булыр иде, бәхеткә, төтенне күршеләре күреп өлгерә.

Районның янгын күзәтчелеге белгечләре әйтүенчә, ут казасы хакында хәбәр ГЛОНАСС системасы буенча көндезге сәгать 11ләрдә кабул ителә. Янгын сүндерүчеләр килгәндә, ачык ялкын булмый: авылдашлар утны үзләре сүндергәннәр.

-Соңыннан мәгълүм булганча, хуҗабикә газ плитәсенә пешәргә ризык куеп, мич тизрәк кызсын өчен, утны күбрәк ача. Әмма эшкә киткәндә аны бастырырга оныта. Өйдә башка кеше булмаган. Аш бүлмәсеннән чыккан төтенне күршеләр күреп, янгын сүндерүчеләрне чакырталар, утны сүндерәләр. Ни кызганыч, хәзер әлеге бүлмәгә ремонт кирәк, ул гамәлгә яраксыз. Шулай итеп, беренчел фаразлар буенча, ут сәбәбе – газ плитәсе мичен кабызган килеш караучысыз калдыру,  - ди райондагы янгын күзәтчелеге хезмәте  инспекторы Фәнил Гыйззәтуллин.

Быел районда инде өч янгын теркәлде, узган елның тәүге аенда бер шундый хәл булган. Янгын күзәтчелеге белгечләре ут белән сак булырга өнди. Мичләрне, электр, газ җиһазларын, зинһар караучысыз калдырмыйк!

 

Фәнил Гыйззәтуллин фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев