Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Газета-журналларга язылган чирмешәнлеләр шифаханәгә юллама ота ала

«Татмедиа» газета-журналларга язылучылар арасында «Язылган өчен шифаханәгә юллама, кар көрәү машинасы, телевизор һәм башка бүләкләр!» дип аталган акция башлады.

Иң кызыктыра торган төп бүләк – шифаханәгә ике кешелек юллама. Моннан кала кар көрәү машинасы, телевизор, смартфон, робот-тузан суырткыч, электр ит тарткычы, эш кораллары җыелмасы һәм үтүк отарга мөмкин.

Гаризалар 2021 елның 21 октябреннән 2022 елның 21 гыйнварына кадәр кабул ителә. Акциядә катнашу өчен, 2022 елның беренче яртыеллыгына, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте чыгара торган бер газетага һәм бер журналга язылырга кирәк. Тагын бер шарты - басмага ким дигәндә 6 айга заказ тутыру зарур. Газета-журналларга почтада, редакциядә яки Интернет аша (ТР Дәүләт хезмәтләре порталында яки Россия почтасы сайтында) язылырга мөмкин.

Язылу турында квитанцияләрне (анда язылучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, басма исеме, язылу вакыты һәм бәясе күрсәтелгән булырга тиеш) почта аша “Акция” тамгасы белән, телефон һәм язылучының исемен күрсәтеп, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 нче йорт адресына җибәрергә кирәк. Шулай ук сканлаштырылган күчермәләрне podpiska@tatmedia.ru электрон адресына җибәрергә була. “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте чыгаручы газета һәм журналлар белән tatmedia.ru сайтында танышырга мөмкин.

Призлар 2022 елның 11 февралендә уйнатыла.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев