Девичья Поляна авылында часовня түбә астына керә
Девичья Поляна авылы зираты эчендә, капка янында Чирмешәндә яшәүче Владимировлар август аенда часовня төзетә башлаган иделәр. Инде дин йортының түбәсен ябарга җыеналар. Әлеге изге эшкә Виталий Владимировның Әлмәт шәһәрендә яшәүче улы Юрий иганәчелек итә. 3 метрга 5 метрлы часовняның стеналарын кирпечтән күтәргәннәр, идәннәрен бетонлаганнар. Төзелеш эшләрен махсус бригада башкара. Түбә...
Девичья Поляна авылы зираты эчендә, капка янында Чирмешәндә яшәүче Владимировлар август аенда часовня төзетә башлаган иделәр. Инде дин йортының түбәсен ябарга җыеналар.
Әлеге изге эшкә Виталий Владимировның Әлмәт шәһәрендә яшәүче улы Юрий иганәчелек итә. 3 метрга 5 метрлы часовняның стеналарын кирпечтән күтәргәннәр, идәннәрен бетонлаганнар. Төзелеш эшләрен махсус бригада башкара. Түбә ябарга материаллар бар, ишек-тәрәзәләргә дә заказлар бирелгән.
Әлегә кадәр бу авылда дин йорты булмаган, димәк девполяналыларга мәрхүм якташларын искә алырга, дога кылырга урын булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев