Депутат Людмила Рыбакова чирмешәнлеләргә, азык –төлек алуга, акча җибәргән
Безнең районда

Депутат Людмила Рыбакова чирмешәнлеләргә, азык –төлек алуга, акча җибәргән

ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова авыр тормыш хәлендә калган якташларыбызга азык – төлек алуда матди ярдәм күрсәтте.

- Районда андый гаиләләр дә бар, - ди Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надежда Гомәрова. – Без депутат җибәргән акчага азык- төлек пакетларын ялгыз яшәүче һәм бүген чыннан да бик авыр хәлдә калган якташларыбызга илтеп тапшырдык.

Пакетка иң кирәкле: тоз, шикәр, ярмалар, көнбагыш мае һәм башка кирәкле әйберләрне куйганнар.

Чирмешәннең Заречная урамында ялгыз яшәүче 75 яшьлек Виктор Игнатьев мондый көтелмәгән бүләккә нык гажәпләнде һәм бик сөенде.

- Чыгып йөрергә ярамый бит, шуңа да кибеткә дә барганым юк. Социаль хезмәткәргә рәхмәт, ул еш шалтырата, хәлемне белеп тора, кибеттән кирәк-яракларны алып кайта. Ләкин бит, тормыш булгач, көн дә берәр нәрсә кирәк, ә  пакетка бик күп әйбер куйгансыз. Депутатка рәхмәтемне җиткерегез, - ди озак еллар “Красный Октябрь” колхозында озак еллар механизатор булып эшләгән Виктор Петрович.

Фото: автор.

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев