Чумачкадан да матур урын юктыр
Безнең районда

Чумачкадан да матур урын юктыр

Чумачка урамнары буйлап үткәндә беренче очраган кеше Тәслия апа Әхмәтҗановага берничә сорау бирдем.

Алар таныш авылдашы белән сөйләшеп торалар иде.

-Нишләп утырып ял итмисез? – дим.

-Утырып торырга вакыт юк шул.

-Бакча эше, чүп котырадыр?

-Анысы да бар.

-Сездә дә яңгыр тансыкмы?

-Әйе, узган атнада Чирмешәндә булган яңгыр да безне урап үтте, тамчылап кына сибәләде. Апрельдә, майда, июньдә дә яңгыр күрмәдек.

-Су белән ничек?

-Үзебезнең кое бар, инде алтмыш еллап суны насос кабызып суыртабыз. Хәзер авыл эчендә торбалар салдылар, су озакламый башнядан агып киләчәк.

-Чумачка тирәсендә җиләклекләр күп.

-Быел юк шул, энем, җир коры бит, үткән елларда аны күп җыйдык.

-Мал-туарыгыз бармы, Тәслия апа?

-Тавык та асрамыйм. Олыгаелды, миңа 84 яшь тулды. Балалар читтә, үзем генә торам. Картым Шәйхелислам исән чагында сыер да, сарыклар да тоттык.

-Элек бит азыгын әзерләү дә мәшәкать иде.

-Барын да кул көче белән башкардык. Колхозда да бушка эшләттеләр диярлек, башкалар турында әйтмим, мине бүләк биреп сөендермәделәр.

-Еракка чыгып киткәнегез булдымы?

-Чирмешәннән еракка бармадык. Әлмәттә булдым икән, анда бер кызым яши.

-Барыбер Чумачкадан да матур урын юк бугай?

-Дөрес, бик матур җирдә урнашкан безнең авыл, моннан да яхшы җир тапмассың.

-Чирмешәннән ераграк булгач, кибеттә товар азрактыр?

-Бөтен нәрсә бар кибетебездә. Фельдшерыбыз да бик булдыклы, дөньяда бер. Мәчет, клуб та гел ачык. Яшьләр генә азрак.

-Иң зур теләгең нинди, Тәслия апа?

-Исәнлек кирәк, башкасы икенче планда. Бүгенге тормышка зарланырлык түгел.

Кадыйр Гомәров фотолары 

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев