Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр санитар-экологик икеайлыкта актив катнаша

Санитар-экологик икеайлыкның беренче яртысы узды да. Бу вакыт эчендә район буенча 280 кубометр чүп-чар чыгарылган, күмәк өмәләрдә 1463 кеше катнашкан, әлегә 187 агач утыртылган.

-Бәркәтә, Лашман, Югары Кәминкә, Түбән Кәминкә, Иске Үтәмеш, Кармыш, Чирмешән авыл җирлекләрендә яшәүчеләр өмәләрдә аеруча актив катнашалар, - диде район башкарма комитетының административ комиссия секретаре Рамилә Рахматуллина. -  Бәркәтәгә ике тапкыр рейд белән чыктык, авыл урамнарында чиста, тик люкларны куркынычсыз итеп ябу проблемасы гына бар, дөрес, күпләр бу кимчелекләрне бетергән дә.

Югары Кәминкә авыл җирлегендә соңгы атналарда һәр көнне 25-30 кеше өмәгә чыга, монда авыл тирәсеннән, урамнардан 120 кубометр чүп-чар җыеп алганнар. Әлеге һәм Түбән Кәминкә авыл җирлекләре халкы Россия суы Бөтенроссия акциясендә актив катнаша, су буйларын, чишмә тирәләрен тәртипкә китерә. Искеүтәмешлеләр юл буйлары кардан ачылуга юл кырыйларын чүп-чардан чистартты. Кармыш авыл җирлегендә районда беренче булып рөхсәтсез чүплек юк ителгән.

Чирмешән авыл җирлегендә 1 нче Чирмешән урта мәктәбен экологик икеайлкның лидеры дип атарга мөмкин. Әлеге мәктәпнең “Экопатруль” командасы әгъзалары макулатура җыялар, әйләнә-тирә мохитне саклау буенча актив эш алып баралар. Алар чүп-чарны аерым җыялар, Россия суы Бөтенроссия акциясендә катнашырга да вакыт табалар, гомуми район өмәсе көнендә Җиңү паркы территориясендә өмә оештырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев