Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр гуманитар ярдәм җыя

Районда мобилизацияләнгән егетләребез өчен, авыр хәлдә калган Луганск һәм Донецк халкына гуманитар ярдәм җыю дәвам итә.

Кирәк-яракларны туплау өчен, Чирмешәндә берничә пункт ачылды, аларның берсе Изге Архангел Михаил чиркәвендә урнашкан.

– Җыелган матди ярдәмне шушы көннәрдә Чистай шәһәрендәге епархиянең үзәк складына илттек, – ди атакай Василий (Имуков). – Халык әлеге изге эштә бик актив катнашты: җылы кием, азык-төлек, көнкүреш әйберләре, дарулар китерделәр. Мин гуманитар ярдәм җыюга өлешен керткән һәркемгә рәхмәт белдерәм. Шулай да казакларны һәм 1нче Чирмешән урта мәктәбе коллективын аерым билгеләп үтәсе килә. Укучылар хәрбиләр өчен үз куллары белән бүләкләр ясадылар, хатлар яздылар. Гомумән, 101 408 сумга көнкүреш әйберләре һәм медицина препаратлары сатып алынды. Гуманитар ярдәм җыюны дәвам итәбез, безнең храм (район үзәгенең Мактау тактасы каршында) көн саен көндезге  сәгать 2гә кадәр ачык.

Гуманитар ярдәмне Чирмешәннең үзәк мәчетендә дә җыялар.

– Көн саен диярлек әйберләр китерәләр, инде байтак җыелды, – ди район мөхтәсибе Рамил Ибраһимов. – Оешмалар, авыл җирлекләре, аерым кешеләр...Кемдер җылы кием алып килә, башкалары азык-төлек, дарулар. Махсус счетка акча күчерүчеләр дә күп, бүген анда 250 мең сумнан күбрәк акча тупланды. Барысына да Аллаһының изге рәхмәте яусын.

 

Василий Имуков фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев