Чирмешәндәге юл һәлакәтендә ике кеше имгәнгән
Безнең районда

Чирмешәндәге юл һәлакәтендә ике кеше имгәнгән

Районның ”Кояшлы” балалар ял лагере борылышы янындарак ”Нива” автомашинасы әйләнеп капланган.

Аның Чирмешәннән Яңа Элмәле авылы уңаена баруы була.

 -Әлеге автомашинаның имгәнүләр алган йөртүчесе һәм пассажиры Әлмәт больницасына озатылды. 38 яшьлек ир-егетләрнең икесе дә Яңа Элмәле авылыннан.  Зинһар, юлларда сак йөрик, тизлек режимын бозмыйк, - диде районның ЮХИДИ бүлеге начальнигы Рәмис Шәкүров.

 

Рәмис Шәкүров фотолары

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев