Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә “Туган ягыбыз осталары” бәйге-фестивале җиңүчеләрен бүләкләделәр

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатларында социаль хезмәт алучылар арасында оештырган “Туган ягыбыз осталары” бәйге-фестивале җиңүчеләрен бүләкләде.

Чирмешәнгә килгән йорт-интернатлар директорлары “түгәрәк өстәл” артына утырып өлкәннәр арасында нәтиҗәле эшчәнлек алып бару, социаль хезмәт күрсәтүче оешмадагы проблемалар турында сөйләштеләр, тәҗрибә уртаклаштылар.

-Мондый бәйге инде өченче тапкыр уздырыла. Өлкәннәребез арасында анда катнашырга теләүчеләр арта бара, быелгысына 35 гариза керде, шулар арасыннан өч номинациядә 12 җиңүчене билгеләдек, - диде ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдеева. – Бәйгедә катнашучыларның иң яшенә 33 булса, иң олысына - 84. Араларында берничә ел рәттән җиңү яулаучылары да бар.

Әлеге чарада район башлыгы урынбасары Габдерәшит Җамалтдинов катнашты, бүгенге чара һәм Өлкәннәр көне белән тәбрикләде.

Район мәдәният йорты фойесында җиңүчеләрнең эшләрен дә күрергә мөмкин булды. Шунда ук оста куллы райондашларыбызның эшләреннән күргәзмә дә оештырылды, алар кунакларга мастер-класс та күрсәттеләр. Биредә бәйгедә катнашкан якташыбыз, йорт-интернатта тәрбияләнүче Павел Лазаревның эшләре дә урын алган иде.

Өлкәннәр йөртларында яшәүчеләр боегып утырмый, күпләре үзләренә шөгыль тапкын. Берләре төрле кул эшләре белән мәшгуль, яттан, сәнгатьле итеп шигырь сөйләүчеләр дә бар, араларында аш-су осталары да юк түгел. Бәйгедә менә шундыйлар үзләрен сынаган.

Бәйгедә Азнакай йорт-интернатыннан Олег Черников яндырып агачка ясалган рәсемнәре белән катнашкан. Мәктәптә укыганда ук рәсем ясарга яраткан малай, бирегә килеп урнашкач, үзенә яңа шөгыль тапкан. Элеккеге тимерче рәсемнәр, протретлар ясап җанына тынычлык таба. Шул ук социаль оешмада яшәүче 75 яшьлек Руберт Хәлиуллин  агачтан макетлар, төрле сыннар ясый. Алар икесе дә бүләкләнүчеләр арасында иде.

Җиңүчеләрнең тагын берсе - Яр Чаллы йорт-интернатында яшәүче Валентин Куляев. Ул яшьтән үк агач белән эшләгән, аның күргәзмәгә алып килгән сәгатенә  хуҗа тиз табылды.

ФОТОРЕПОРТАЖ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев