Чирмешәндә “Сайлау мөмкинлеге бар – наркотикларсыз тормыш” исемле мәгълүмат сәгате уздырды
Безнең районда

Чирмешәндә “Сайлау мөмкинлеге бар – наркотикларсыз тормыш” исемле мәгълүмат сәгате уздырды

Район үзәк балалар китапханәсе Халыкара наркологик бәйлелеккә каршы көрәш көненә багышлап “Сайлау мөмкинлеге бар – наркотикларсыз тормыш” исемле мәгълүмат сәгате уздырды.

Китапханәчеләр балаларга наркотик матдәләрнең кеше сәламәтлегенә нинди зыян китерүе турында сөйләделәр. Шулай ук кунакларны “Тормышка – әйе дип әйт!” исемле китап күргәзмәсе белән дә таныштырдылар. Балаларга “Сәламәт тормыш рәвешен сайлыйбыз” дип исемләнгән буклетлар таратылды.

Екатерина Назимова фотосы

 


Нет комментариев