Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә Президент сайлауларына участоклар әзер

Россия Федерациясе Президентын сайлау сигезенче тапкыр үткәрелә, быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза.

Сайлауга 4 кандидатны - Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путинны (үзен-үзе тәкъдим итүче) керттеләр.

Яңа Президент инаугурациясе 7 майда узарга тиеш. Ил башлыгы алты елга сайлана, димәк 2030нче елның 7 маена кадәр.

-17 февральдән 7 мартка кадәр участок сайлау комиссиясе әгъзалары сайлаучыларны йөреп чыгалар. «ИнформУИК» проекты гамәлгә ашырылды. Бу очрашулар барышында алар сайлаучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр, узачак сайлаулар хакында мәгълүмат җиткерделәр, - диде территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рамил Әхмәдуллин. - Әлеге сайлауларда алдан тавыш бирү мөмкинлеге булмый, ләкин “Мобиль сайлаучы” механизмы кулланылачак. Сайлаучылар республика территориясендә үзләре булган урын буенча тавыш бирә ала. Шул уңайдан “Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы” федераль дәүләт мәгълүмати системасы аша онлайн режимында, территориаль сайлау комиссияләрендә һәм күпфункцияле үзәкләрдә гражданнардан 11 мартка кадәр гаризалар кабул ителә.

Рамил Исмәгыйль улы әйтүенчә, районда 34 сайлау участогы да сайлауларга әзер. Барлыгы 13387 сайлаучы исәпләнә, дөрес, сайлауларга кадәр аларның саны үзгәрергә мөмкин. Тавыш бирү көннәрендә бюллетеньнәр сайлаучыларга паспорт яки паспортны алмаштыручы башка документ нигезендә бирелә. Сайлау участокларына килүчеләр кандидатларның исемлеге күрсәтелгән бер бюллетень алалар, тавыш бер кандидатка гына бирелергә тиеш.

Сайлаулар үтәсе көннәрдә сайлау участоклары иртәнге сәгать 8дән кичке 8гә кадәр эшләячәк.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев