Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә Өлкәннәр көне уңаеннан шахмат турниры узды

“Орион” яшьләр үзәгендә Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган шахмат ярышында ир-егетләр төркемендә Чирмешәннән Хәсән Галимов җиңү яулады.

- Беренче сыйныфка укырга кергәч, җиде яшьтә өйрәндем шахмат уйнарга. Шуннан бирле ташлаганым юк. Төрле бәйгеләрдә дә катнашып карадым. Дөрес, җиңү яулаганым булмады, бер тапкыр гына өченче урынга чыккан идем. Бүген шундый көчле көндәшләр арасында беренче булу минем өчен зур дәрәҗә, - ди озак еллар газ тармагында хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан якташыбыз.

Район яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге оештырган әлеге турнирда Утыз Имән авылыннан Самат Ризванов – икенче, аның авылдашы Хаммәтхафиз Мортазин – өченче урында.

Хатын-кызлар төркемендә район ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Миләүшә Батыршинага тиңнәр булмады. Ул турнирның җиңүчесе.

- Районда шахмат яратучы якташларыбыз шактый. Бу бик кызыклы да, мавыктыргыч та, файдалы да уен. Бүгенге бәйгене оештыруның төп максаты – өлкән буын вәкилләрен бераз өйләреннән чыгарып, үзара аралаштырып, аларны спорт һәм мәдәният чараларына җәлеп итү, - ди Миләүшә Тәүфыйк кызы.

Икенче урында Чирмешәннән Галина Перцева, Ирина Суворова (Чирмешән) - өченче урында.

- Оештыручыларга барлык катнашучылар исеменнән рәхмәтебезне җиткерәм, - ди ярышның төп хөкемдары Шамил Сөнчәләев. – Мондый бәйгеләр ешрак оештырылсын иде, һәм аларга яшьләрне дә җәлеп итәргә кирәк, дигән теләктә калабыз.

Барлык катнашучыларга Дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Илсөяр Гайнетдинова фотолары һәм видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев