Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәннән өлешчә мобилизацияләнгән тагын бер төркем җыелу пунктына китте

Районның хәрби комиссариат бинасы каршындагы мәйданчыкта аларны туганнары, якыннары, дуслары озатты.

Әлеге уңайдан оештырылган митингта район җитәкчесе Рамил Айбатов та катнашты, ир-егетләрнең бурычларын уңышлы үтәүләрен һәм гаиләләре янына исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде.

-Шушы көннәрдә без Казанда, җыю пунктларындагы якташларыбыз белән очраштык, - диде Рамил Тәлгать улы. – Алар безгә бердән-бер үтенеч белән мөрәҗәгать иттеләр: рацияләр сатып алуда ярдәм сорадылар, без аны үтәдек, егетләргә андый җиһазларны илтеп тапшырдык. Сезгә исән-сау булып, тизрәк өйләрегезгә, якыннарыгыз янына әйләнеп кайтуыгызны телим.

Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссариатының хәрби комиссары Сергей Иванов, дин әһәлләре: атакай Александр Филимонов һәм Чирмешәннең үзәк мәчете имамы Шәүкәт Хәйруллин да якташларыбызга хәрби бурычларын намус белән үтәүләрен, исән-сау кайтуларын теләделәр.

-Якташлар, сез нинди милләт булуыгызга карамастан, бергә булыгыз, бер-берегезгә ярдәм итеп торыгыз, - диде Александр Филимонов.

Бәркәтәдә яшәүче Марат Сөйфетдинов бүген аерым котладылар, иртәнге сәгатьтә ул сөйгән яры Альмира белән никахларын теркәде. Аларның кабат күрешүләрен телибез.

Сүз уңаеннан. Чирмешәннән Казандагы җыелу пунктына инде өченче төркем озатылды.

 

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары һәм видеосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев