Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә мунчага ут капкан

Шушы көннәрдә район үзәгендә янгын чыкты. Амур ягында урнашкан Октябрь урамындагы шәхси хуҗалыкта мунчага ут капкан.

Янгын сүндерүчеләр килгәндә, ялкын мунчаны өлешчә биләп алган була. Утны тиз арада сүндергәннәр, шулай да корылмага шактый зыян килгән. Бу хакта райондагы янгын күзәтчелеге хезмәте инспекторы Фәнил Гыйззәтуллин хәбәр итте.

-Әлегә тикшерү бара. Янгын төзек булмаган кирпеч мичтән чыккан дип фаразлана. Вакытында күрүләре нәтиҗәсендә ут тиз сүндерелде. Тирә-күрше корылмаларга зыян килмәде, – диде инспектор.

Сүз уңаеннан, быел район территориясендә 34 янгын очрагы теркәлгән, берсендә бер кешенең гомере өзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев