Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә милиция майоры Мирсәет Кәбировны искә алдылар

Хезмәт бурычын үтәгән вакытта һәлак булган милиция сотруднигын, якташыбыз Мирсәет Кәбировны искә алу чарасы быел нәкъ 9 декабрьдә – Ватан каһарманнары көнендә узды.

Милиция майоры Мирсәет Кәбиров 2009 нчы елның 23 декабрендә кораллы җинаятьчене тоткарлаганда һәлак була.

Полиция хезмәткәрләре инде ике кешене яраларга өлгергән җинаятьчене Чирмешән районы чигендә куып җитәләр. Алар таләбе буенча, качып баручы ир-ат пистолетын якка ташлый һәм җиргә ята. Милиционерлар аңа якын килгәч, үз астында граната шартлата. Әлеге  граната кыйпылчыклары Мирсәетнең йөрәген һәм үпкәсен яралый. Ул шунда ук һәлак булган. Граната шартлаткан җинаятьче үзе дә үлә.

Туган авылы Кызыл Ярда җирләнгән батыр якташыбызның ике кызы ятимә, ә хатыны Тәгъзимә тол калды.

Район мәдәният йортында узган чарада 12 ел элек булган вакыйганы кабат искә алдылар.

Һәлак булганнан соң "Батырлык ордены" белән бүләкләнгән якташыбыз истәлегенә оештырылган чарада Мирсәет хакында ролик караганда күпләрнең күзләре яшьләнде.

Очрашуга Мирсәетнең әнисе Фидания апаны һәм тол калган хатыны Тәгъзимәне дә дәшкәннәр иде. Кызганыч, әтисе Мирсәяф абый, авыру сәбәпле, район үзәгенә килә алмаган.

- Форсаттан файдаланып, Мирсәетнең хезмәттәшләренә, район полиция  бүлекчәсе, ЮХИДИ идарәсе җитәкчеләренә, аны шулай искә алулары, безгә гел ярдәм итеп торулары өчен  зур рәхмәтемне белдерәм, - диде Тәгъзимә Муса кызы.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илфат Шәйдуллин, ЮХИДИ район бүлекчәсе начальнигы Рәмис Шәкүров, полициянең ветераннар советы җитәкчесе Наилә Мәссарова һәм башкалар бүген Мирсәет Кәбировны искә алып сөйләделәр, 10 декабрьдә туган көне булган Фидания апага һәм Тәгъзимәгә чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар.

Марат Кәбиров фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев